Бүген Күтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы солдат белән очраштылар.

2025 елның 19 ноябре, чәршәмбе

Бүген Күтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы солдат белән очраштылар. Солдат укучылар белән очрашырга һәм сөйләшергә вакыт тапты. Очрашу җанлы әңгәмә форматында узды. Якташыбыз ассызыклаганча, сугышчыларны батырлык кылырга туган илгә, ватандашларга мәхәббәт, туганнарын һәм якыннарын яклау теләге этәрә. Балалар аны кызыксынып тыңладылар, хәрби тормыш турында сораулар бирделәр. Аларны «ут линиясе» ндәге солдатларның кайда яшәвеннән һәм ничек туклануыннан алып, балалар хатларына кадәр кызыксындырды. Солдат укучыларга шушындый җылы очрашу өчен рәхмәт белдерде. Балалар хатлары һәм бүләкләренең сугышчылар өчен бик кирәк булуын искәртте. Укучылардан һәр хәрбинең күңелен җылытучы, алга барырга ярдәм итүче җылы сүзләр белән хатлар язуларын сорады. Очрашу ахырында укучылар солдатка рәхмәт йөзеннән посылка һәм браслетлар бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International