18 ноябрь көнне психология атналыгы кысаларында башлангыч сыйныфлар педагог - психологы Шәйхетдинова А.Л. "Җәлил гимназиясе" укучылары белән «Хис-кичерешләр иленә сәяхәт» дәресе үткәрде. Дәреснең максаты-башлангыч сыйныф укучыларының эмоциональ интеллектын үстерү; төрле хис-кичерешләрне танып белү, кабул итү һәм белдерү, шулай ук интенсив кичерешләр белән уртаклашуның конструктив ысулларын табу.