Бүген район Советының утырышлар залында 5 чакырылыш Сарман муниципаль район Советының III утырышы узды. Утырышны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды.
Район Советы утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде. "2026 елга һәм 2027-2028 елларның планлы чорына Сарман муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш фаразы турында" беренче мәсьәлә буенча башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Розалия Рәиф кызы Хөснимәрданова чыгыш ясады. "2026 елга һәм 2027-2028 елларның планлы чорына Сарман муниципаль районы бюджеты проекты турында" финанс-бюджет палатасы рәисе Ләйсән Шәймагсум кызы Зыятдинова сөйләде, өстәмә доклад белән бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссия рәисе Илгизәр Габделкаюм улы Габделгазизов чыгыш ясады. Сарман муниципаль районы Башлыгы урынбасары Гүзәл Рифкать кызы Гәрәева район Советының элек кабул ителгән карарларындагы үзгәрешләр белән таныштырды.
7 ноябрь көнне Иске Минзәләбаш авыл җирлегеннән район Советы депутаты Ризатдинов Рамил Фәрит улы кинәт вафат булды. Утырыш башланганчы депутатлар аны бер минут тынлык белән искә алдылар.