"Аленушка" балалар бакчасында юл йөрү хәрәкәте иминлеге буенча чара узды

2025 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

  "Аленушка" балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар "Хайваннарның шәһәргә сәяхәте" дип аталган юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләре буенча гыйбрәтле һәм мавыктыргыч әкият тамашачысы булдылар. Аны 2 нче санлы Җәлил урта мәктәбе укучылары тәкъдим итте. Чара зур уңыш белән узды. Яшь актерларның артистлык дәрәҗәсе югары булуын билгеләп үтәсе килә - алар җитди теманы мөмкин кадәр аңлаешлы һәм мавыктыргыч итә алды. Безнең балалар әкиятне игътибар белән карадылар һәм барлык сорауларга дөрес җавап биреп, фикер алышуга актив катнаштылар. Алсу Хөсәеновнага һәм 2 нче санлы Җәлил урта мәктәбе укучыларына юл йөрү хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча шундый мөһим һәм кызыклы дәрес оештырганнары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International