Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы коллектив махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм оештырды -токмач кисте. Алар токмачны киптереп, аш тутыру өчен волонтерларга тапшырдылар.Тутырылган ашлар чираттагы гуманитар ярдәм белән алгы сызыкка китәчәк.