Бөер синдромы белән геморрагик бизгәк — хантавируслар китереп чыгара торган кискен вируслы авыру. Бизгәк авыруы, бөерләрнең зарарлануы һәм геморрагик синдром үсеше белән характерлана. Авыру вирусны төп таратучы кимерүчеләр саны күп булган төбәкләрдә таралган.