“Сандугач” балалар бакчасына – 10 яшь!

2025 елның 19 ноябре, чәршәмбе

Шул уңайдан буген безнең балалар бакчасында бик тә куңелле бәйрәм иртәсе узды.Бәйрәм җыр-моң, шигырьләр белән үрелеп барды. Без, узган елларны искә алып, бакчабызны тәмамлап, мәктәпкә киткән балаларның чыгышларына сокланып, үсеп килүче буыныбызга куанып, рәхәтләнеп ял иттек. Бәйрәмгә Сарман районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәхипова Индира Рәис кызы, район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлева Гөлназ Тәлгать кызы, район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия буенча методисты Салихова Гөлнара Фирдәвис кызы, "Сарман" газетасы мөхәррире Сабирова Альбина Әшрәфулла кызы,Дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча  "Иминлек" бүлекчәсе җитәкчесе Ситдикова Алсу Разин кызы чакырылган иде.Алар балалар бакчасына узләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр һәм алга таба да яңадан-яңа урләр яулавын теләп калдылар.Уртанчылар төркеменә йөрүчеләрнең заманча биюләре,шигырьләре һәм аларның әниләренең балалар бакчасына багышланган жырлары һәркемнең йөрәгенә үтеп керде.Бакчабызны туган көне белэн котлап килгән Убырлы,Белмәмеш,Улемсез Кощей,Шүрәле бәйрәмебезне тагын да ямьләндереп җибәрде."Сандугач" балалар бакчасы хезмәткәрләре, тәрбияләнучеләребез һәм әти-әниләр! Барыгызны яраткан бакчабызның туган көне белән котлыйбыз! Инде 10 ел буе "Сандугачыбыз" балаларга бәхет, шатлык бүләк итә. Монда алар аң- белем, тәрбия алалар, нәкъ монда нәни дусларыбызның яңа тормыш юлы башлана. "Сандугачыбыз" киләчәктә дә балаларга бәхетле балачак бүләк итсен, тагын да зуррак уңышларга ирешсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International