Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәтҗанов Шәрипҗан Әхмәтҗан улы вафат булды. Ветеранны соңгы юлга Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин озатты. Фәрит Мөнәвирович мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Ветеранның якты истәлеге Сарман районы тарихында һәм райондашларның йөрәкләрендә мәңгегә сакланыр.
***
Әхмәтҗанов Шәрипҗан Әхмәтҗан улы Бөек Ватан сугышы ветераны һәм хезмәт ветераны сугыш башланган көнне 1924 елның 22 июнендә Сарман районының Илексаз авылында туа. Туган авылында мәктәпне тәмамлый. Сугышка кадәр Пермь хәрбиләштерелгән заводында эшли.
1942 елның сентябрендә унсигез яшьлек егетне армиягә алалар һәм Ленинградка озаталар. Ленинград блокадасы елларында ул шәһәрне һәм аэродромны фашист илбасарларыннан саклап, блокаданың бөтен авырлыгын кичерә. Ниһаять, 1944 елда ут боҗрасы өзелә һәм аларны Фин култыгына аэродром төзелешенә җибәрәләр. 1945 елда Хәрби-Һава Көчләренең Кызыл Байраклы Балтыйк флотының 9 нчы аерым аэродром-инженер батальоны Кенигсбергны алуда катнаша.
«Бөек Җиңү бәйрәмен мин диңгез буендагы немец шәһәрчегендәге аэродромда каршыладым. Безнең шатлыкның чиге булмады,» - дип искә алды ветеран.
Тормыш иптәше Миңнур Хуҗиновна белән 70 елдан артык бәхетле гомер кичереп, биш бала: дүрт ул һәм бер кыз тәрбияләделәр.
Ватан сугышы ордены, Жуков медальләре, «Сугышчан казанышлар өчен», «Ленинградны саклаган өчен», «Күпьеллык намуслы хезмәте өчен», «Хезмәттәге отличие өчен» медальләре белән бүләкләнде.