20 ноябрьдә Россия Федерациясендә Бөтендөнья бала көне билгеләп үтелә, аның максаты - заманча балачакның актуаль проблемаларына игътибар итү, иҗтимагый оешмаларны һәм һәр кешене бөтен дөньяда балаларның акыл һәм физик үсеше өчен нормаль шартлар тәэмин итүгә юнәлтелгән эшчәнлеккә җәлеп итү.
Бөтендөнья бала көне БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1954 елда ук гамәлгә куелган иде. Датаны болай гына сайламадылар. 20 ноябрь - балаларның хокукларын яклау мәсьәләләрендә әһәмиятле дата:
бу көнне БМО Генераль ассамблеясе 1959 елда бала хокуклары декларациясен кабул итте;
Ә нәкъ 30 елдан соң - 1989 елның 20 ноябрендә - БМО әгъзалары бала хокуклары турында конвенциягә кул куйдылар.
Безнең балалар бакчасы "Бөтендөнья бала көне "🥳 акциясенә кушылды