Азалак авылында гомер итүче Тәлгат Әхмәди улы, Фәйрүзә Минтаһир кызы Локмановлар гаиләсе бергә гомер итүләренең бриллиант туйларын билгеләп үттеләр

2025 елның 25 ноябре, сишәмбе

25 нче ноябрь көнне Локмановлар гаиләсе бергә гаилә корып яши башлауларына 60 ел, бриллиант туйларын, бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Өйләре озак елларга уңайлы һәм җылы булып калсын, туганнарының, якыннарының җылысы, кайгыртучанлыгы, игътибары белән тулсын. Аларны истәлекле гомер бәйрәмнәре белән Азалак авыл җирлеге башлыгы И.Г.Габдулгазизов тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Сарман муниципаль район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинның Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләген тапшырды. Юбиляр гаиләне "ТАТМЕДИА" ОАО филиалы җитәкчесе Сабирова Альбина Әшрафулла кызы, авыл ветераннар советы рәисе Мөҗәллия Фәрлукшина, балалары, кияү-киленнәре тәбрикләделәр. Юбилярларга ныклы сәламәтлек, тигезлек, куанычлы тормыш теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International