Сарман муниципаль районында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиевның эш визиты булды. Сәфәр кысаларында парламентарий «Бердәм РОССИЯ» партиясенең җирле бүлегендә булды һәм «батырлык тартмасы» Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашты, аның максаты медицина учреждениеләрендә озак дәваланучы балаларга ярдәм итү. «Батырлык тартмасы» акциясе безнең районда һәм бөтен илдә күркәм традициягә әверелде.