Сәнгать мәктәбе Дәүләт Думасы депутатыннан бүләккә гармун алды

2025 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев эш визиты белән Илһам Шакиров исемендәге сәнгать мәктәбендә булды. Сәфәр кысаларында парламентарий учреждениенең иҗади казанышлары белән танышты, яшь музыкантларның талантларын бәяләде. Руслан Гаджиев музыкаль традицияләрне алга таба да үстерү йөзеннән сәнгать мәктәбенә яңа гармуннар бүләк итте. Сәнгать мәктәбе директоры һәм педагоглар коллективы депутатка игътибары һәм ярдәме өчен тирән рәхмәт белдерделәр. Алар билгеләп үткәнчә, мондый бүләк учреждениенең матди-техник базасын ныгытып кына калмыйча, укучылар өчен әһәмиятле стимул да булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International