Якташыбыз Хәйдәр Гыйльфановка Дәүләт бүләге тапшырылды

2025 елның 26 ноябре, чәршәмбе

«Татарстанның эшлекле партнерлары» XVIII форумында республика рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә керткән аерым өлешләре, актив җәмәгать эшчәнлеге өчен дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләк ияләре арасында Буралы Чишмә авылында туган, хәзер Екатеринбургта яшәүче, Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның Уралдагы даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов та бар. Рөстәм Нургалиевич аны «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен»ордены медале белән бүләкләде. Без якташыбызны чын күңелдән котлыйбыз һәм аңа яңа уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International