Җәлил шәһәр тибындагы поселогы Мәдәният сараенда Әниләр көненә багышланган тантаналы чара узды. Оештыручы - Татарстан Республикасы Сарман районы Җәлил шәһәр тибындагы поселогы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе.
Чарага хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрбиләрнең, шулай ук хәзерге вакытта хезмәт итүче хәрбиләрнең әниләре чакырылды. Кунаклар өчен үзешчән сәнгать коллективлары һәм яшь артистлар катнашында концерт әзерләнде. Чара бәйрәмчә чәй эчү белән тәмамланды.