2025 елның 28 ноябрендә хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча телефон «кайнар линиясе» ачылачак.
«Кайнар линия» телефоны буенча белгечләргә хәбәр итәргә мөмкин: хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының хокукларын бозу турында; чакырылыш тәртибен бозу турында; социаль һәм хокукый ярдәм алу кирәклеге турында; түләүләр һәм ташламалар белән бәйле проблемалар турында; медицина белән тәэмин итү һәм реабилитация мәсьәләләре турында; хәрбиләрнең хокукларын яклау белән бәйле башка мәсьәләләр дә.
«Кайнар линия» телефоннары: шалтыратулар өчен (843) 236-00-71, WhatsApp мессенджерына хәбәрләр өчен +7 960 049-68-14
Консультация вакыты: 10.00 дән 14.00 гә кадәр.