Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында Әниләр көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмдә балалар котлаулар һәм җырлар белән чыгыш ясадылар, әниләре турында горурланып шигырьләр укыдылар, аларның кайгыртуы, игътибары һәм назының никадәр мөһим икәнлеге турында сөйләделәр. Бәйрәм барыбызга бик ошады.