Күп балалы яшь аналарны балалары туу беләнхөрмәтләү

2025 елның 28 ноябре, җомга

Бала туу-һәр гаилә тормышында иң якты һәм истә калырлык вакыйга. 28 ноябрьдә Әниләр көне алдыннан «Ныклы гаилә» проекты һәм Ватанны саклаучылар елы кысаларында Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Румил һәм Камилә Мусиннар гаиләсен Татарстан Республикасы Конституциясе көненә туган кызлары Асилә тууы белән, Петровский Завод авылында яшәүче Иван һәм Гөлназ Долгуновлар гаиләсен алтынчы балалары-уллары Михаил, Сарман авылында яшәүче Радик һәм Зөһрә Закировларның бишенче балалары-кызлары Теймия тууы белән котлады. Үзләренең җылы теләкләрен район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, хатын-кызлар Советы рәисе Индира Сәхипова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, Петровка Завод авыл җирлеге башлыгы Рәсим Нуретдинов, туганнары һәм якыннары җиткерде. Кунаклар гаиләләргә ныклысәламәтлек, муллык, мәхәббәт һәм иминлек теләделәр.

Гаиләләр «Безнең геройлар» акциясенә кушылды һәм махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләр өчен котлау открыткаларына кул куйдылар. Открыткалар якын арада солдатларга һәм офицерларга җибәреләчәк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International