Әниләр көнен бәйрәм итү алдыннан Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин районның озын гомерле хатын-кызларын: Түбән Ләшев авылыннан Юнысова Вәсилә Корбангали кызын, Саклаубаш авылыннан Миңнебаева Бибифатима Миңнебай кызын һәм Урта Кәшер авылыннан Насыйбуллина Нәфисә Нәбиулла кызын бәйрәмнәре белән котлады. Аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер, теләде.