Әниләр көне уңаеннан “Аленушка” балалар бакчасында 2 нче Җәлил урта мәктәбенең «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары пилот төркемнәрендә тәрбияләнүче балалар өчен кулинар мастер-класс үткәрделәр! Балалар эремчек һәм бананнан десерт әзерләп шоколад белән бизәргә өйрәнделәр. Шулай ук өстәл бизәү сәнгатен, бәйрәм салфеткаларын тезү осталыкларын күрсәттеләр. "Беренчеләр хәрәкәте" активистлары балаларга өй эше дә бирделәр: бәйрәм көнне әтиләре яисә апа-абыйлары ярдәмендә иртәнге аш әзерләп якыннарын сыйларга тәкъдим иттеләр. Активистларга тәҗрибә, җылы хисләр һәм яхшы кәеф өчен зур рәхмәт!