Бүген Сарман районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техниканы ремонтлауга әзерләү буенча конкурс узды.
Шуңа бәйле рәвештә районда Татарстан Республикасының Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтү идарәсе Башлыгы Альберт Борһанов җитәкчелегендә җаваплы комиссия эшләде. Аны Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин озата йөрде.