Россиядә Аналар көне ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә үткәрелә.Шушы бәйрәм уңаеннан Мортыштамак авылы мәдәният йортында зур концерт оештырылды. Программада әниләргә багышланган моңлы җырлар, матур шигырьләр ,уеннар булды.