Бүген Сарманда өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасының атказанган агрономы Мөнәвир Хөснуллин истәлегенә багышланган турнирның республика этабы узды.
Бу истәлекле көндә безнең мәйданчыкларда үзләренең осталыкларын һәм җиңүгә омтылышларын күрсәтү өчен Татарстанның төрле район һәм шәһәрләреннән спортчылар очрашты.
Аларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге баш белгече Алинә Рөстәм кызы Гилфанова сәламләде. Җирле талантлар җырлар башкардылар.