Бүген "Петровскозавод балалар бакчасынын," өлкәннәр төркемендә Әниләр көненә багышланган "Әни һәрвакыт булсын!"дигэн бэйрэм узды.

2025 елның 30 ноябре, якшәмбе

Буген безнең балалар бакчасынын, өлкәннәр төркемендә Әниләр көненә багышланган "Әни һәрвакыт булсын " исемле бәйрәм узды.
Бу бәйрәмне без иң ягымлы, иң сизгер, иң назлы, иң чибәр әниләребезгә багышладык.
Барлык кунаклар өчен әниләр турында җырлар, шигырьләр әзерләделәр, әниләр белән шаян уеннар уйнадылар, конкурсларда катнаштылар. Тәрбиячеләр бәйрәмдә әниләргә күңел җылысы, мәхәббәт һәм хөрмәт атмосферасы тудырганнар.
Әниләр көне бик дулкынланып һәм назлы үтте. Бәйрәмгә чакырылган әниләр һәм әбиләр бәйрәмнән зур канәгатьлек һәм күп кенә уңай хис-кичерешләр алдылар.
Балалар үзләренең хезмәт нәтиҗәләреннән канәгать калдылар, шулай ук әниләргә үзенчәлекле бүләкләр тапшырдылар.                                                                                                                  
Бәйрәмгә килгән барлык әти-әниләребезгә, әниләребезнең ягымлы елмаюларын, балаларыбызның бәхетле күзләрен күрү рәхәт булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International