«Россиянең 2026 Ел укытучысы»

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

2025 елның 1-2 декабрендә «Россиянең Ел укытучысы-2026» һәм «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы»Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды.

Конкурс 2 этаптан торды. Конкурста барлыгы 13 педагог катнашты. «Дәрес» конкурс сынавы белән беренче этап МББУ «Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе» һәм МББУ «Сарман гимназиясе»мәктәпләрендә узды. Укытучылар бик кызыклы, якты һәм эчтәлекле дәресләр күрсәттеләр.

«Россиянең Ел укытучысы-2026» конкурсының муниципаль этабында җиңүче булып Сарман урта мәктәбенең химия укытучысы Мирзасалихова Альмира Ирек кызы танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International