Сарманда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Фоат улы Комаров халыкны шәхсән кабул итте. Депутатны Сарман муниципаль районы Башлыгы, партиянең җирле бүлекчәсе секретаре Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин озата йөрде. Чара «Бердәм РОССИЯ» партиясенең җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә партияне оештыру көненә багышланган гражданнарны кабул итүнең традицион ункөнлеге кысаларында узды.
Депутатка Сарман районы халкы тормышның төрле өлкәләренә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итте.
Исегезгә төшерәбез, депутат шулай ук шәхси график буенча: айның һәр беренче чәршәмбесендә Сарман авылында даими кабул итүләр үткәрә.