Бүген Сарман авылының «Айтуган» спорт залында Татарстан Республикасының Көньяк-Көнчыгыш ветераннары (пенсионерлары) арасында өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Анда Татарстанның 9 районыннан ир-атлар һәм хатын-кызлар катнашты. Сарман районы данын Венер Вәлиев һәм Рузалия Сираева яклады.
Катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, ТР көньяк-көнчыгыш ветераннарының (пенсионерларының) Республика иҗтимагый оешмасының Әлмәт үзәге кураторы Владимир Яшанин, район ветераннар Советы һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Асыляр Харисов сәламләде.
Хатын-кызлар арасында Әлмәт районыннан Сәгыйдә Мәүлетбаева җиңүче булды. Бөгелмә районыннан Галина Шахматова – икенче, Лиса Вотякова (Лениногорск районы) өченче булды. Ир – атлар арасында Евгений Беловка тиңнәр булмады-ул да Әлмәт районыннан иде. Венер Вәлиев – икенче, Евгений лямов (Лениногорск районы) өченче урынны алды. Команда зачетында Әлмәт теннисчылары җиңү яулады. Алар артында Лениногорск һәм бөгелмәлеләр урнашкан. Турнирда катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады.