Кутәмәле мәктәбендә 4-9 сыйныф укучыларына «Кеше хокуклары» бөтенроссия бердәм дәресе уздырылды

2025 елның 5 декабре, җомга

Кутәмәле мәктәбендә 4-9 сыйныф укучыларына «Кеше хокуклары» бөтенроссия бердәм дәресе уздырылды. Бердәм дәреснең максаты-илебезнең яшь гражданнарының хокукый культурасын формалаштыру. Бердәм дәрес яшь буыннар үсешендә төп роль уйный, гаделлек, тигезлек һәм үзара аңлашу принципларына нигезләнгән гармонияле җәмгыять формалаштырырга ярдәм итә. Бу илебезнең җитлеккән һәм аңлы гражданнарын булдыруга мөһим өлеш. Бердәм дәрес Россиядә һәм бөтен дөньяда ел саен 10 декабрьдә билгеләп үтелә торган Кеше хокуклары көненә багышланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International