Волонтер белән очрашу

2025 елның 5 декабре, җомга
5 декабрьдә Россиядә Волонтер көне билгеләп үтелә. Бүген мәктәбебездә укучылар һәм укытучылар белән очрашу өчен Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы, актив тормыш позициясе булган, СВО зонасында күп тапкырлар гуманитар ярдәм күрсәткән башкаларга ярдәм итәргә әзер булган Гәрәев Рөстәм Фәрит улы белән очрашуы оештырылды. Рөстәм Фәрит улы балалар белән очрашу барышында сугышчыларыбызга гуманитар йөк китерелүе һәм Сарман районы волонтерларының сугышчыларыбызга нинди ярдәм күрсәтүләре турында сөйләде. Мәктәп укучылары свода катнашучылар өчен яза торган хатларның, открыткаларның мөһимлегенә аерым игътибар бирелде. Алгы сызыктагы сугышчылар өйдән килгән хатларга гына түгел, таныш булмаган балаларның изге теләкләрен белдергән мондый хатларга, открыткаларга, рәсемнәргә дә аеруча калтыранып карыйлар. Сугышчылар бу юлламаларны саклыйлар һәм берничә тапкыр укыйлар. Аларны окопларда һәм блиндажларда саклыйлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International