Җәлил бистәсенең 1 нче санлы "Каенкай" балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча "Гаиләгә- төп юл" бәйгесе узды! Ярышларда Сарман районының мәктәпкәчә учреждениеләреннән 9 гаилә катнашты. Бу бәйгедә"Теремкәй" балалар бакчасыннан мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Сухорукова Диана үзенең гаиләсе белән катнашты. Сухоруковлар гаиләсен котлыйбыз һәм конкурста катнашулары өчен рәхмәтебезне белдерәбез!