Ел саен 9 декабрьдә илебез Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм Россиянең төрле чорлардагы һәм буыннардагы иң яхшы кешеләренә тирән хөрмәт күрсәтү. Россиядә Ватан Геройлары көне-ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Ул «Россиянең Хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында «Федераль законның 1-1 статьясына үзгәреш кертү хакында»2007 елның 28 февралендәге 22-ФЗ номерлы Федераль законы белән билгеләнгән. Әйтергә кирәк, әлеге бәйрәм үзенең тарихын 18 гасырдан алып бара. Бу декабрь датасы императрица Екатерина II идарә чорының күренекле вакыйгасына туры килә - 1769 елда ул Изге Георгий Победоносец орденын гамәлгә куя. Ул елларда бу орден белән сугышта батырлык һәм кыюлык күрсәткән сугышчылар бүләкләнгән. Ватан Геройлары көне - ата-бабаларыбызны искә алу гына түгел, ә хәзер яшәүче Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтләү дә ул. Без чын патриотизм һәм Ватанга фидакарь хезмәт үрнәгенә әверелгән Якташларыбыз-геройларыбыз белән горурланабыз. Бу бәйрәм бүгенге Россия өчен бик мөһим, чөнки ул Россия армиясенең барлыкка килгән көненнән алып бүгенге көнгә кадәрге хәрби батырлыклары һәм каһарманнары тарихын берләштерә. Бу көнне без Ватан өчен гомерләрен биргән геройларны искә алабыз һәм бүген безнең арада яшәүчеләрне - үз батырлыклары белән туган илгә һәм халыкка тугрылыкларын исбатлаган кешеләрне хөрмәтлибез. Аларның актив гражданлык позициясе, шәхси батырлык һәм ныклык чын патриотизм үрнәге һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен үрнәк булып тора. Бүген якташларыбыз махсус хәрби операциядә катнашалар, Без аларның батырлыгы алдында баш иябез, тизрәк өйләренә җиңү белән кайтуларын телибез. Сугыш кырларында башларын салган каһарманнар безнең район тарихына мәңгегә язылып куелган,алар безнең йөрәкләрдә. Ватан Геройлары көнендә, мин чын күңелдән бу исемгә лаек булган һәркемнең аны намус һәм лаеклылык белән күтәреп баруын телим. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Каһарман якташларыбызга дан һәм хөрмәт. Барыгызга да ихлас күңелдән игелек һәм иминлек, тынычлык һәм ныклы сәламәтлек телим.