Татарстан Ватан Геройларын котлый: Сарман делегациясе катнашуы

2025 елның 9 декабре, сишәмбе

Сарман районы делегациясе Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы чарада катнаша. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев катнашты. ТР Рәисе, Татарстан Хөкүмәте һәм парламенты исеменнән тантанада катнашучыларны Ватан Геройлары көне белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров исеменнән Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов чыгыш ясады. Ул шулай ук Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Җиңү» Россия оештыру комитетының истәлекле медальләрен тапшырды. Республиканың сәнгать осталары һәм свода катнашучылар тамашачыларга матур һәм эчтәлекле бәйрәм номерларын тәкъдим иттеләр. Театр фойесында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы игълан иткән патриотик юнәлештәге «геройлар яңәшә» - «герои рядом»ачык әдәби конкурсында җиңүчеләрнең әсәрләре җыентыклары күргәзмәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International