9 нчы декабрьдә Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү кысаларында МБГББУ "Җәлил гимназиясе" ндә Батырлык дәресе үткәрелде. Бу бәйрәм Россия империясе чорында ук гамәлгә куелган һәм хәзерге Россиядә Ватанны саклаган батыр гражданнарга хөрмәт йөзеннән яңадан торгызылган. Очрашуга «Беренчеләр хәрәкәте» балалар оешмасы һәм Юнармия вәкилләре чакырылган иде. Чараның төп кунагы махсус хәрби операция Герое Касимов Сирин Кәбир улы булды. Чара җылы һәм рухлы узды. Укучылар Ватанны саклаучыларның батырлыгы турында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр, авыр сугыш шартларында батырлык һәм ныклык күрсәткән солдат һәм офицерларның чын тарихларын ишеттеләр. Дәресне тәрбия буенча директор киңәшчесе Е. Р. Граханцева һәм тарих укытучысы Д. Ф. Фәрхетдинова оештырды. без Геройларыбыз белән горурланабыз һәм гомерләрен ватанга хезмәт итүгә багышлаган һәркемгә рәхмәтлебез!