Семинарда катнашучылар балаларны татар теленә өйрәткәндә заманча алымнар куллану тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Педагоглар балаларны татар теленә өйрәтүдә киң кулланыла торган авторлык уеннарын тәкъдир иттеләр, мастер-класслар үткәрделәр, бу юнәлештә эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Эш ахырында һәр катнашучы семинарның эчтәлеге буенча үз фикерен әйтә алды һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар, яңа идеяләр һәм аларны тормышка ашыруда уңышлар теләде.