Сарман районында Россия Герое белән очрашу

2025 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

Россия Герое, Татарстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Рәшид улы Баксиков Сарман районында булды. Сәфәр барышында аны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин озата йөрде. Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда Район Башлыгы һәм министр урынбасары районның актив яшьләре белән очрашты, анда Рәсим Рәшид улы үзенең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм патриотик тәрбиянең мөһимлеге турында сөйләде. Шулай ук балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Россия Герое белән очрашу яшьләр өчен батырлык һәм патриотизм дәресе булды. Музейда булганнан соң Рәсим Рәшит улы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Сарман районы буенча бүлеге эше белән танышты, капиталь ремонттан соң яңартылган бинаны бәяләде, анда эшсез гражданнарны кабул итү өчен уңайлы шартлар тудырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International