12 декабрьдә без Россия Федерациясе Конституциясе көнен билгеләп үтәбез. "Бу дәүләтнең төп законы, югары юридик статуска ия һәм гражданнарның төп яшәү шартларын тәэмин итә торган турыдан-туры гамәл акты. Анда дәүләт һәм хокукның көче һәм потенциалы, аларның кыйммәтләр нигезләре гәүдәләндерелгән", - дип билгеләде Россия Президенты Владимир Владимирович Путин. Илдә тынычлык һәм тәртип безнең һәрберебезгә бәйле. Милләтенә һәм диненә, яшәү урынына һәм биләгән вазифасына, җенесенә, яшенә һәм башка аерымлыкларына карамастан, безнең бурычыбыз – Төп Законны хөрмәт итү һәм үтәү, гомумкешелек кыйммәтләренә иярү. Бу-Ватаныбызның чәчәк атуына ирешүнең, анда яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүнең төп шарты. Без Татарстан Республикасы аерылгысыз өлеше булган бөек илебез язмышына катнашыбызны аерым җаваплылык хисе белән аңларга тиеш. Район халкын чын күңелдән Россия Конституциясе көне белән котлыйм. Сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, тынычлык һәм чәчәк ату, игелекле эшләрдә һәм башлангычларда уңышлар телим.