Бүген бишенче чакырылыш муниципаль район Советының чираттагы утырышы булды. Утырышны муниципаль район Советы Рәисе Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды. Депутатлар 2026 елга һәм 2027-2028 елларның план чорына Сарман муниципаль районы бюджеты проекты турындагы мәсьәләләрне икенче укылышта карадылар; үз вәкаләтләрен даими нигездә башкаручы сайланулы вазыйфаи затларның, муниципаль хезмәткәрләрнең һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең хезмәтенә түләүгә кагылышлы район Советының элек кабул ителгән карарларына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләләрне карадылар. Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча район Советының бюджет-финанс, җирле салымнар һәм җыемнар буенча Даими комиссиясе рәисе Илгизәр Габделкайм улы Габделгазизов чыгыш ясады. Депутатлар көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча карарлар кабул итте.