Шул уңайдан безнең мәктәптә укучылар белән сәламәт һәм баланслы туклану турында дәресләр, лекцияләр, әңгәмәләр үткәрелде, викториналар, мастер-класслар оештырылды. Атна дәвамында «Сәламәт туклану» темасына класс сәгатьләре һәм сыйныфтан тыш дәресләр, әңгәмәләр, презентацияләр күрсәтү, тәмле һәм сәламәт ризык белгечләре белән иҗади сөйләшүләр үткәрелде. Вәлиева Л.Н. 7-9 сыйныф укучылары белән сәламәт туклану турында әңгәмә үткәрде. Укучылар белән тренинг үткәрде.