Җәлил бистәсенең 3 нче "Аленушка" балалар бакчасы педагоглары мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре педагоглары өчен “Театральләштерелгән эшчәнлек аша балаларга туган телне өйрәтү” дигән темага зона семинар-практикумында катнашты. Семинарда катнашучылар балаларны туган татар теленә өйрәткәндә заманча алымнарны куллану тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. "Аленушка" балалар бакчасы педагоглары- Җиһаншина В.Р., Хәкимова Г.Г., Гарипова Ф.Н. үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар- авторлык тәҗрибәләрен тәкъдим иттеләр.