Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр: "Закон һәм гаделлек"

2025 елның 16 декабре, сишәмбе

2025 нче елның 15 нче декабрендә дүшәмбе иртәсе МБГББУ «Җәлил гимназиясе» ндә гадәттәгечә тантаналы линейкадан, флаг кертү һәм Россия Федерациясе Гимнын башкарудан башланды. 15 нче декабрьдә мәктәптә Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган «Закон һәм гаделлек» темасына «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» класс сәгатьләре узды. Без гаделлек – абстракт төшенчә генә түгел, ә Россия законнары нигезендә яткан төп рухи-әхлакый кыйммәтләрнең берсе, дип фикер алыштык. Конституция көне - ул дәүләт бәйрәме генә түгел, ә гаделлекнең, демократиянең кыйммәте һәм закон өстенлегенең безнең тормышта никадәр мөһим булуы турында уйлану өчен сәбәп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International