1 нче Б сыйныфы укучылары «Россия бөркетләре» масштаблы бөтенроссия белем бирү проектында актив катнашалар. «Орленок-Мастер» дигән мавыктыргыч трек сайлап, балалар сыйныф җитәкчесе З.Ф. Кәримова белән берлектә эшкә керештеләр. Бу проект балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә, патриотик аң формалаштыруга һәм Россия халыкларының гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән танышу аша Ватанга мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.