Салкын карлы кышта кошларга җимнәр кую бик мөһим. Уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче балалар күптән үз бакчаларында җимлекләр элделәр, нәни дусларыбызның сөенеп килеп сыйлануларын күзәтәләр инде.
Шәмсетдинов Радель әтисе Руслан, әнисе Рәзилә белән җимлекне "Старт" чаңгы үзәгендә урнаштырдылар. Алар барыбызны да чаңгы шуарга, трасса янында урнаштырылган җимлекне төрле ризыклар белән тулыландырып торырга чакыралар.
Зур эшне башлап җибәрүегез өчен рәхмәт сезгә, Шәмсетдиновлар. Әйдәгез, дуслар, без дә калышмыйк, файдалы эш дәвамлы булсын!