Бүген район мәдәният йортында Сарман, Актаныш, Азнакай, Минзәлә, Тукай, Зәй, Түбән Кама һәм Мөслим районнары аграрийлары белән традицион Яңа ел алды очрашуы узды. Сәламләү сүзләре белән Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин чыгыш ясады. «Агрокөчләр» АҖ генераль директоры Светлана Геннадьевна Барсукова компаниянең узып баручы елгы эшенә йомгаклар һәм киләсе елга планнар турында сөйләде. Очрашу барышында Светлана Геннадьевна холдингның Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.