Бүген «Ел тәрбиячесе - 2026»һөнәри конкурсының муниципаль этабы узды. Әлеге конкурс иң яхшы тәрбиячеләрнең эш тәҗрибәсен тарату, инновацион хәрәкәткә ярдәм итү, һөнәри багланышларны киңәйтү, табигый йолдызлардан аермалы буларак үзләре генә янып калмыйча, үз энергияләре, битараф булмаганнары белән башкаларны да кабызучы талантлы, иҗади тәрбиячеләрне ачыклау максатларында үткәрелә! "Әкият" 5нче балалар бакчасыннан бәйгедә тәрбияче — Зәйнуллина Гөлчәчәк Шакирҗан кызы катнашты! Ул конкурсның барлык этапларын да лаеклы узды, үзенең профессиональлеген һәм педагогик осталыгын күрсәтеп, призер булды! Коллективыбыз Гөлчәчәк Шакирҗан кызын конкурста катнашуы белән котлый һәм алга таба да уңышлар тели!