"Ел тәрбиячесе — 2026"

2025 елның 17 декабре, чәршәмбе

Бүген "Кояшкай" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе — 2026" Бөтенроссия һөнәри конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Бу конкурс чын педагогик осталык бәйгесенә  әверелде, анда безнең талантлы тәрбиячеләребез үзләренең тирән белемнәрен, укуга креатив якын килүләрен һәм балаларга ихлас мәхәббәтләрен күрсәттеләр. Конкурс сынаулары барышында педагоглар куелган бурычларны бик әйбәт үтәделәр: "Балалар белән педагогик чара" үткәрделәр, үз эшчәнлекләренә "Үз-үзләренә анализ" ясадылар һәм "Ата-аналар белән мәгърифәтчелек чарасы"үткәрделәр. Һәр чыгыш Һөнәргә тугрылык белән тулы иде. Катнашучыларга җылы котлау сүзләре белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сәхипова Индира Рәис кызы мөрәҗәгать итте. Ул катнашучыларның талантына соклануын белдерде һәм киләчәктә уңышлар теләде. Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлова Гөлназ Тәлгать кызы һәр катнашучыга фидакарь хезмәтләре һәм мәктәпкәчә белем бирүне үстерүгә керткән өлешләре өчен тирән рәхмәт белдерде. "Ел тәрбиячесе - 2026" бәйгесенең абсолют җиңүчесе булып Сәлимгәрәева Эльмира Фоат кызы, 3 нче санлы "Аленушка" тәрбиячесе танылды. "Туган телдә  белем бирүче  төркем тәрбиячесе" номинациясендә 4 нче номерлы "Кызыл Калфак"тәрбиячесе А.Ф. Рәхмәтова җиңү яулады. Кадерле лауреатларыбызны һәм җиңүчеләребезне котлыйбыз! Сезнең хезмәт-киләчәкнең нигезе. Сезгә бетмәс-төкәнмәс энергия, илһам һәм яңа һөнәри югарылыклар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International