Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Ямалиевлар гаиләсендә икеләтә бәйрәм

2025 елның 17 декабре, чәршәмбе

Намус абый 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә, шулай ук хатыны Нәкыя апа белән бергә 70 ел бергә гомер итәләр. Юбилярларны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин котлады, намус Афзалетдин улына Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның открыткасын, Рәхмәт хаты тапшырды. Иске Минзәләбаш җирлеге башлыгы Айдар Наил улы Габдрахманов, Сарман районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе, «Шәфкать» үзәге директоры Ландыш Зөфәр кызы Мөхлисуллина, туганнары һәм якыннары җылы теләкләр белән котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International