17 нче декабрьдә Сарман авылының 1 нче "Кояшкай" "Ел тәрбиячесе - 2026" Бөтенроссия һөнәри конкурсының муниципаль этабы тәмамланды. Әлеге бәйгедә Җәлил бистәсенең 3 нче санлы "Аленушка" балалар бакчасы тәрбиячесе Сәлимгәрәева Эльмира Фоат кызы җиңү яулады! Аның осталыгы, үз һөнәренә тугрылыгы һәм профессионализмы жюри тарафыннан югары бәяләнде. Эльмира Фоатовнаны әлеге лаеклы җиңүе белән котлыйбыз! Аңа киләчәктә дә илһам, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм конкурсның алдагы этапларында яңа һөнәри югарылыкларга ирешүен телибез!