Бүген «Кояшкай» балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2026" Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды. Анда әлеге искиткеч һөнәрнең иң якты, талантлы һәм кыю 9 вәкиле катнашты. Инде традициягә әйләнгән әлеге конкурсның төп юнәлеше - мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә уңышлы педагогик практикаларны тәкъдим итү һәм тарату, иң яхшы педагогларны ачыклау. Быел бәйгедә безнең балалар бакчасының данын беренче категорияле тәрбияче Закирова Ләйлә Фәнис кызы яклады. Ул, ике тур сынауны намус белән үтеп, лауреат исеменә лаек булды! Коллегабызны чын күңелдән котлыйбыз, аңа алга таба да ижади уңышлар теләп калабыз!