Кичә Татарстан Республикасында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре педагоглары арасында «Россиянең Ел тәрбиячесе - 2026» республика һөнәри конкурсының муниципаль этабы тәмамланды. Конкурс районның педагогик җәмәгатьчелеге өчен әһәмиятле вакыйгага әверелде һәм төрле балалар бакчаларыннан иң талантлы катнашучыларны җыйды. Конкурс сынаулары барышында педагоглар үзләренең һөнәри осталыкларын, укуга креатив якын килүләрен һәм балаларга ихлас мәхәббәтләрен күрсәттеләр. Безнең балалар бакчасын «туган телле төркем тәрбиячесе» номинациясендә татар теле тәрбиячесе Айгөл Фаил кызы Рәхмәтова тәкъдим итте. Ул конкурсның барлык этапларын лаеклы узды һәм җиңүче булды. Айгөл Фаил кызы Сезгә катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар һәм конкурсның зона этабында уңышлар телибез!