Яңа автомобиль ачкычлары - җирлек башлыкларына бүләк

2025 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Тантанада Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин җитәкчелегендәге район делегациясе катнашты. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов конкурста җиңгән Александровка авыл җирлеге башлыгы Ирек Фатыйх улы Вафинга һәм Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделкайм улы Габделгазизовка җиңел автомобиль ачкычлары тапшырды. Конкурста җиңүчеләрне котлыйбыз, туган районыбыз хакына эшләрендә уңышлар һәм бетмәс-төкәнмәс энергия телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International