Яңа ел бәйрәмнәре һәм кышкы каникуллар алдыннан Күтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Кышкы каникулларда куркынычсызлык" темасына гомуми ата-аналар җыелышы узды

2025 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре һәм кышкы каникуллар алдыннан Күтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Кышкы каникулларда куркынычсызлык" темасына гомуми ата-аналар җыелышы узды. Мәктәп директоры ата-аналарга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте, җыелышның көн тәртибен тәкъдим итте һәм ата-аналарны да, мәктәпне дә борчыган төп аспектлар турында сөйләде. Ата-аналар җыелышына Сарман аграр көллияте вәкиле чакырылган иде, ул уку йортының структурасы, белгечлекләре, укырга керү тәртибе, уку һәм яшәү шартлары турында сөйләде. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары ата-аналар өчен "Балигъ булмаган балаларны тәрбияләү өчен ата-аналарның (законлы вәкилләрнең) хокукый җаваплылыгы" дигән зур темага чыгыш ясады. Ул искәрткәнчә, каникул вакытында ата-аналарның төп бурычы-балигъ булмаган балаларының комплекслы иминлеген тәэмин итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International